Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Мусаларда кунакта

Музейга керү өчен кайчандыр Җәлил үзе басып йөргән баскычлар буенча өскә күтәреләсең, дулкынланып заманында коммуналь булган фатирга узасың...

Казан шәһәре музейларга бай. Зур һәм кечкенә музейлар, шәһәр, мәктәп, төрле оешма музейлары һәм башкалар. Алар дәүләт һәм халкыбыз тарихын чагылдыруда, күренекле шәхесләребезнең тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнүдә зур роль уйный. Әлеге музейлар арасында мемориаль музейлар мөһим урынны алып тора. Шундый музейларның берсе Горький урамының 17нче йортында урнашкан. Әлеге йортның дүртенче катында, 28 нче фатирда, 1940 елның октябреннән 1941 елның июль аена кадәр Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, шагыйрь Муса Җәлил яшәгән. Музейга керү өчен кайчандыр Җәлил үзе басып йөргән баскычлар буенча өскә күтәреләсең, дулкынланып заманында коммуналь булган фатирга узасың. Ә биредә, Җәлилнең замандашы Афзал Шамов кунаклар дәфтәрендә язып калдырганча: «...һәр җирдә, һәр әйбердә Муса рухы, Муса хатирәсе яши».

Фатирның күршеләр яшәгән бүлмәсендә музейның күргәзмәләр залы урнашкан. Анда «Мусаларда кунакта» күргәзмәсе эшли. Күргәзмә – интерактив, кече яшьтәге мәктәп балалары өчен эшләнгән. Әйтерсең, алар Муса туган «йортта» - Оренбург өлкәсе Мостафа авылында... Чәчәкле чаршау һәм кашагалар, кызыл башлы сөлгеләр, сәке һәм мич, бик күп серләрне үзенә җыйган сандык, кием-салымнар әлеге мохитне күзалларга ярдәм итеп кенә калмыйча, музей белән танышуны кабатланмас вакыйгага әйләндерә. Күргәзмәгә килүчеләр экскурсовод сөйләгән әкият һәм риваятьләргә ияреп, ХХ гасыр башына кайталар, бала вакытта Муса белән булган кызыклы вакыйгаларны тыңлыйлар. Үзләре кебек үк шаян, шук Мусаның үз кармагына эләгүе, кош йомыркаларын өйгә алып кайтуы, кырлы бәләк белән кер үтүкләп Гыйльми әбисенә булышуы, бер ел эчендә башлангыч мәктәпне тәмамлавы балаларда аеруча зур кызыксыну уята. Алар Мусаның балачагы белән генә танышып калмыйча, тарих, этнография буенча да күп мәгълүмат алалар.

Музейның эшчәнлеге үсеп килүче буында тарихыбызга, мәдәниятебезгә, гореф-гадәтләребезгә, күренекле шәхесләребезгә кызыксыну уятуга нигезләнгән дә инде.

Шәһәр шау-шуыннан арынып татар мохите белән танышасыгыз, Мусаның балачагы турында күбрәк беләсегез килсә, «Мусаларда кунакта» күргәзмәсенә рәхим итегез!

Ләйсән Харасова, Муса Җәлил музееның өлкән фәнни хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев