Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алачакбыз

25 августта 12:00 сәгатьтә Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу көне уздырыла.

1944 елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә, Германия  Империясе судының карары белән, татар халкының  каһарман  уллары Гайнан Кормаш, Фоат Сәйфелмөлеков, Абдулла Алиш, Фоат Булатов, Муса Җәлил, Гариф Шабаев, Әхмәт Симаев, Абдулла Батталов, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Сәлим (Галләнур) Бохаровларны   җәзалап үтерәләр.

Бу  көнне искә алуга багышланган шәһәркүләм тантаналы чаралар 12.00 сәгатьтә 1 Май мәйданындагы Муса Җәлил һәйкәле һәм аның көрәштәшләре истәлегенә куелган  барельефларга чәчәкләр салу белән башланып китәчәк.

18.00  сәгатьтә  тамашачылар Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт  залында  Муса Җәлил исемендәге “Шагыйрь һәм музыка” халыкара музыка һәм шигърият фестиваленең  I һәм  II дәрәҗә лауреатлары концертын тамаша кылачак.

Казанда, шагыйрьне фронтка озаткан йортта, ягъни Муса Җәлил музей-фатирында каһарман-шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова, оныгы Татьяна Малышева һәм оныгының кызы Елизавета Малышева белән очрашу узачак. Чарада шулай ук Муса Җәлилнең кызына багышлап язган шигырьләре яңгыраячак. Чулпан Мусеевна үзенең балачак хатирәләре белән уртаклашачак.  Җәлилчеләрне  искә алу кичәсендә «Апуш» балалар театры һәм  Кәрим Тинчурин исемендәге  Татар дәүләт  драма һәм  комедия театры артисты, Муса Җәлил исемендәге Республика  премиясе лауреаты Артем Пискунов та катнашачак. 

https://magarif-uku.ru/tt/musa-җalil-һam-anyn-korashtashlaren-isk/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев