Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Мөслим районы үзәк китапханәсендә “Зөлфәт” клубы әгъзалары очрашты

Мөслим районы үзәк китапханәсендә Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Факил Сафин белән очрашу оештырылды, "Талантлы син, туган җирем!" дип исемләнгән шигырьләр җыентыгы тәкъдир ителде.

"Бу җыентык авторларының күп булуы белән генә түгел, тематик яктан да бай булуы белән алдагы китаптан аерылып тора дип саныйм. Сөендергәне шул - Мөслимдә яшь иҗатчылар игътибар үзәгендә. Алар бар һәм актив иҗат итәләр. Күңелне җәлеп итәрлек табышлары күп, дөньяда, илдә барган төрле үзгәрешләргә карашлары бар. Алар акыллы, фикерле, хисле һәм ихлас күңеллеләр. Һәркайсына уңышлар телим", - дип яза китапка кереш сүзендә Факил Сафин.


Шигърият бәйрәмендә Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары Лилия Садриева, Фоат Садриев, Мөҗәһит Әхмәтҗанов, шагыйрә, Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты Лилия Гыйбадуллина, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни эшләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова да катнашты.

"Талантлы син, туган җирем!" җыентыгында әсәрләре урын алган укучыларга әлеге китаплар, иң яхшы шигырь авторлары Мөслим гимназиясеннән Аделя Ханнанова, Алия Солтанова, Диләрә Нуриева, Илзирә Хафизова, Рушан Сәйфуллин, Азалия Зарипова, Илнара Әюпова, Илназ Морзаханов (Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе), Регина Смеловага (Яңа Усы төп мәктәбе) 5000, 3000, 1000 сумлык сертификатлар бирелде. Чыгыш ясаган укучыларга Ф.Сафин үзенең китапларын тапшырды.

Чыганак: https://vk.com/musluminform?w=wall-78072920_60263

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев