Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Мөселманнар арасында I Республикакүләм туристлык слеты узды

Слетта әтиләрдән һәм уллардан торган барлыгы 11 команда катнашты.

17 июньнән 19 июньгә кадәр Кама Тамагы территориясендә мөселманнар арасында I Республикакүләм туристлык слеты үткәрелде. Слетта әтиләрдән һәм уллардан торган барлыгы 11 команда катнашты. Командалар Татарстанның төрле почмакларыннан: Казан, Чаллы, Менделеевск, Әгерҗе, Лаеш, Югары Ослан, Кама Тамагыннан җыелган иде.  

Слет Идел буе Болгарында Ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында ТР Диния нәзарәтенең Чаллы шәһәре мөхтәсибәте тарафыннан ТР Спорт туризмы федерациясе ярдәме белән оештырылды.

Слет – укучыларның гына түгел, өлкәннәрнең дә яраткан чарасы, ул махсус физик әзерлек таләп итми, туристлык күнекмәләр булдырырга һәм арттырырга мөмкинлек бирә. Чара Коръән уку белән башланып китте.

Программа бик бай иде: туристик этаплар, скалолазание, экскурсияләр һәм поход шартларында бергәләшеп намаз уку. Слет азагында һәр катнашучы истәлекле бүләкләр алды.

Төп оештыручылар:

 Чаллы шәһәре мөхтәсибәте;

– Гәрәев Айнур Гафур улы – слетны үткәрү өчен җаваплы кеше, КМС, спорт туризмы буенча инструктор, гаилә походларын оештыручы:

- КОВЧЕГ (Казанда балалар өчен походлар оештыру үзәге).

Чыганак https://dumrt.ru/ru/narodnye-novosti/narodnye-novosti_27696.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев