Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Мохит үзе тәрбияли»: Биләрдә «Сәләт» форумының беренче сменасы төгәлләнде

Алда балаларны «Сәләт» форумының икенче сменасы — ИҖАТ БИЛӘР ФОРУМ көтә. Ул 1 июльнән 7 июльгә кадәр узачак

27 июнь көнне Биләрдә XIII Халыкара яшьләр уку-укыту форумының
беренче сменасы — ҺӨНӘРЛӘР БИЛӘР ФОРУМ (Ремесла/Junior skills) рәсми
рәвештә ябылды.

Старт бирүче смена мәктәп укучыларына хәзерге заман һәм киләчәк
һөнәрләрен үзләштерү өчен яңа мөмкинлекләр тудыруга юнәлтелде.
Смена программасы укучыларга кече яшьтән үк һөнәри юнәлеш бирүгә
нигезләнде, уку-укыту чаралары гамәли-юнәлеш бирү форматында
оештырылды. Ул укучының шәхес буларак үсешенә этәргеч бирә торган,
практикага юнәлгән, уен, ярыш, вакыйга форматындагы дәресләрне үз эченә
алды.

Рәсми ябылу тантанасында гадәттәгечә «Сәләт» яшьләр үзәге җитәкчесе
Айгөл Габдрахманова чыгыш ясады.

Ул: «Сезнең белән биредә бик рәхәт иде, —
дип белдерде. — „Сәләт“ клублары, „Сәләт“ сафлары, „Адымнар“ мәктәбе укучылары, остазларыбыз — шушы көннәрдә без барыбыз бергә җыелып, үзебезнең планнарыбыз һәм тәҗрибәләребез белән бүлештек, уку-укыту дәресләренә йөрдек, спорт белән шөгыльләндек, җырладык, биедек, бер-беребез белән таныштык, гомумән, Сәләт мохитенә чумдык. Биләр сезне ел буе
көтәчәк. Кире кайтыгыз Биләргә. Кире кайтыгыз Сәләткә!»

Форумның беренче сменасында Сәләт «Алмагач» мәктәбе, «Адымнар»
полилингваль мәктәпләре, «Ачыш» гимназиясе укытучылары һәм
администрациясе һәм төбәк «Сәләт» клублары җитәкчеләре өчен
махсус «Остаз» проекты үткәрелде. Программаның максаты булып,
катнашучыларның һөнәри компетенцияләрен үстерү, тәҗрибә уртаклашу, уртак
эшчәнлек нәтиҗәләре һәм планнары турында фикер алышу өчен мәйданчык
булдыру торды.

Сменада өченче ел эшләп килүче махсус «Остаз» проекты җитәкчесе Диләрә Якубова фикеренчә, әлеге проект быел тагын да үсте.

«Сменада профессиональ үсеш һәм тәҗрибәләр туплау өчен мәйданчык булдырылды. Быел моның өчен шартлар яхшы иде: остазларыбыз арасында Мәскәү кунаклары, Казан федераль университеты мөгаллимнәре булды. Катнашучылар
үзләре дә гаять тәҗрибәле һәм булган тәҗрибәләре белән бүлешергә әзер.

Мохит үзе тәрбияли, шуның өчен Биләр җирендә булу — зур бәхет. Шуның өчен остазларыбыз биредән белем генә түгел, энергия дә туплап кайталар».

Сменаның һәр көне уку-укыту программасы, уеннар, спорт ярышлары
һәм кичке чаралар белән үрелеп барды. Смена вакытында укучылар волейбол,
шахмат чемпионатларында, интеллектуаль турнирларда, джем-
сессияләрдә, тотрыклы үсеш максатлары буенча уеннарда һәм башка күп кенә
активлыкларда катнаша алдылар.

Форумда «Җанлы Сәләт» турыдан-туры эфирлар студиясе
эшләде. Трансляцияләрдә «Сәләт» проектлары җитәкчесе Әдип Әлмир,
«Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова, Россиякүләм «Ел
укытучысы» конкурсы призеры Арман Костанян һәм «Сәләт» мәгариф һәм уку-
укыту технологияләре үзәге җитәкчесе Диләрә Якубова катнашты. «Җанлы
Сәләт» ярдәмендә һәр теләгән кеше, өеннән чыкмый гына да, форумның
онытылмаслык мохитенә кушыла, Биләр җирендә барган вакыйгаларны
күзәтә ала. Трансляцияләр форумның ВКонтакте һәм YouTube официаль
аккаунтларында алып барыла.

Алда балаларны «Сәләт» форумының икенче сменасы — ИҖАТ БИЛӘР
ФОРУМ (Творчество / Arts) көтә. Ул 1 июльнән 7 июльгә кадәр узачак һәм
балаларның, яшьләрнең, аларның остазларының өч юнәлеш: музыка, бию,
театр буенча потенциалларын ачыклау, тормышка ашыру һәм үстерү өчен
уникаль мәйданчык булачак. Смена кысаларында остаханәләр, лекцияләр, тренинглар, иҗади лабораторияләр узачак. Форум Татарстан Республикасы Хөкүмәте, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән уздырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев