Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Мөхәррир сүзе: Безнекеләр, дип, горурланабыз

«Көмеш кыңгырау»ның баш мөхәррире Айсылу Нәсим кызы Сәлимованың язылучыларыбызга мөрәҗәгате.

Яңа 2024 елга да аяк бастык. Иң сөенечлесе: дусларыбыз күбәйгәннән күбәя, хәбәрчеләребез артып тора. 2023 ел безгә бик күп очрашулар, яңа геройлар бүләк итте.

Кемнәр турында гына язмадык: биючеләр, җырчылар, спортчылар, китап чыгаручылар... Берсеннән-берсе кызыклы бәйгеләр, викториналар оештырдык. Кыскасы «Көмеш кыңгырау» һәрвакыттагыча «яңгырап» торды. Яңа 2024 елда да бик күп ачышлар ясарбыз дип ышанам. Ачыш дигәндә яңа геройларны күздә тотам инде, яңа укучыларны. Сезнең һәрберегез безгә якын. Һәр санны сезгә — кадерле укучыларыбызга кызык, файдалы булсын дип эшлибез.

Бүгенге көндә Ватсаптагы хәбәрчеләр төркемебездә 130 укучы бар. Алар республикабызның төрле район-шәһәрләрендә яшәүче иң актив үсмерләр. Аларның үзара татар телендә аралашуын күреп без чын күңелдән сөенәбәз. Газета почтасына көн дә хатлар килә.Шигырьләр, хикәяләр, рәсемнәр. Барысын да игътибар белән укып чыгабыз. Аларның һәрберсе диярлек газетабызда, сайтыбызда урын ала. Шулай итеп газетабызның 60-70 проценты тулаем сезнең иҗаттан тора. Афәрин, алга таба да шулай актив булырсыз дип ышанып калам. 

Укучыларыбыз, сезнең уңышларны, яхшы яңалыкларыгызны күреп чын күңелдән шатланабыз. Безнекеләр бит бу, "Көмеш кыңгырау"ныкылар дип чиксез горурланабыз. 
Яңа ел һәрберебезгә иҗат уңышлары, сөенечләр генө бүләк итсен!

Айсылу Нәсим кызы Сәлимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев