Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Море АРТ» югары сыйныф укучыларын бушлай дәресләргә чакыра

«Море Арт» иҗади платформасы югары сыйныф укучылары өчен бушлай чаралар үткәрә.

"Море Арт" иҗади платформасы югары сыйныф укучылары өчен бушлай чаралар – квестлар, спектакльләр, мастер-класслар, онлайн-дәресләр үткәрә. Проект мәдәни инициативаларның Президент фонды ярдәмендә тормышка ашырыла.

Рәсем ясарга өйрәнергә телисезме? Проектны авторлары яңа өйрәнә башлаучылар һәм профессионаллар өчен бушлай видеолар әзерләгән. Анда классик һәм цифрлы рәсем сәнгатенең төрле юнәлешләре буенча курслар бар.

Рәсем ясарга теләге булган һәркем өйрәнә ала, иң мөһиме – әлеге шөгыльгә вакыт табу һәм яхшы остазлар сайлау.

"Море Арт"ның максаты – Россиядә мәдәниятне популярлаштыру һәм иҗатны үстерү.

Проектның бурычы – бушлай һөнәри белем бирү һәм иҗат итү мөмкинлеге бирү.

Проектка https://more-art.ru/ сайтында кушылырга була.

Фото Фрипик сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев