Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Моңлы дөнья» фестиваленең гала-концерты иң оста музыкантларны җыйды

Чаллының «Энергетик» мәдәният сарае бүген курай, скрипка, баян, гармун, думбра, балалайка кебек уен кораллары көеннән яңгырап торды.

Чаллының  "Энергетик" мәдәният сарае бүген курай, скрипка, баян, гармун, думбра, балалайка кебек уен кораллары көеннән  яңгырап торды. Бүген анда "Моңлы дөнья" халыкара музыка уен коралларында уйнау буенча фестиваль-конкурсның гала-концерты үтте.

Әлеге фестиваль быел икенче тапкыр үтә. Аны Мамадыш якташлар җәмгыяте рәисе Рөстәм Рафис улы Фәттахов оештыра. Бәйрәмне традиция буларак Рөстәм Рафис улы җитәкчелегендәге «Моңлы курай» ансамбле башлап җибәрде.

Фестивальдә Башкортстаннан, Татарстан Республикасының төрле районнарыннан һәм шәһәрләреннән иң-иң оста уенчылар җыелды.

Тамашачылар уенчыларның чыгышларын бик җылы кабул итте, һәрберсенә дәрт биреп, кул чабып утырды.

«Тургай» ансамбленә йөрүче Кәрим һәм Сәит белән таныштык. Кәрим 14нче гимназиядә, ә  Сәит 4нче мәктәптә укый.

Чаллы шәһәре 2нче гимназиясенең курайчылар ансамблендәге балалар әлеге конкурста җиңүләренә бик сөенгәннәр.

Гала-концертта чыгыш ясаган музыкантлар барысы да дипломнарга һәм лаеклы бүләкләргә ия булдылар.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев