Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

MOÑ мәйданчыгында яшь шагыйрәләр катнашында «Йокмый йокым» музыкаль-шигъри кичәсе була

«Йокмый йокым»да шагыйрьләрнең гашыйклыкны ничек кичерүен тыңларбыз. Алар белән бергә шушы халәткә чумарбыз», – дип хәбәр итә кичәнең оештыручылары.

19 сентябрьдә 19:00 сәгатьтә Татарстан Милли китапханәсенең MOÑ мәйданчыгында яшь шагыйрәләр, музыкантлар катнашында «Йокмый йокым» музыкаль-шигъри кичәсе оештырыла.

«Без һәрберебез кайчан да булса бу хис белән очрашабыз. Еш кына ул көтмәгәндә ишелә, ишелә дә безне аптырашта калдыра: «Ә нишләргә соң миңа?». Шагыйрьләр шигырь яза башлый – бу аларның гашыйклыкка иң тәүге һәм табигый реакциясе. Гашыйклык чоры шигырьләре, гадәттә, күпкә чуаррак була, сүзләр чәчрәп-чәчрәп яңгырый. Аннары ул гашыйклык я кара күмергә кала, я күпкә тирәнрәк халәткә – яратуга күчә. Ә димәк шигырьләр дә үзгә төсмер ала. «Йокмый йокым»да шагыйрьләрнең бу хисне ничек кичерүен тыңларбыз. Алар белән бергә сак кына шушы өермәдәй халәткә чумарбыз», – дип хәбәр итә кичәнең оештыручылары.

Кичәдә шагыйрәләр Гүзәл ЗакироваМиләүшә ГафуроваАйгөл Хәбибрахманова, музыкантлар Элина СитдыйковаМарат ШаяхмәтовАлсу МансуроваТимур Милюков катнаша. Режиссер: Зилә Хөсәенова.

  • Проект мәдәни инициативалар Президент фонды ярдәмендә гамәлгә куела.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar

Фото https://tat.monkazan.ru/sleepless сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев