“Могҗиза” театр студиясе “Ай-ли, замана” тамашасын күрсәтәчәк
Ачык ишек

“Могҗиза” театр студиясе “Ай-ли, замана” тамашасын күрсәтәчәк

«Могҗиза» – Тинчурин театры каршында сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен эшли торган театр студиясе.

Тинчурин театры каршында сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен эшли торган «Могҗиза» театр студиясе артистлары «Ай-ли, замана» дигән театраль тамаша күрсәтә. Спектакль инвалидлар декадасы уңаеннан куела.

  • 10 ноябрьдә Питрәч мәдәният йортында.
  • 30 ноябрьдә Тинчурин театрында.

Спектакль алдыннан тамашачылар өчен экскурсия оештырылачак.

Әлеге проект Татарстан Мәдәният министрлыгының «Балаларга – балалар» проекты кысаларында тормышка ашырыла.

Чыганак: https://matbugat.ru

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Нет комментариев