Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Мобилизацияләнгән казанлыларның балалары яңа ел тамашаларын «Батыр» картасы буенча карый ала

«Кыш Бабайга хат» хәйрия акциясе кысаларында мобилизацияләнүчеләрнең гаиләсендә тәрбияләнүче һәм авыр тормыш хәленә эләккән балаларны сөендерергә мөмкин.

Балалар өчен яңа ел тамашалары «Әкият» курчак театрында, Яшь тамашачылар театрында, Г.Кариев исемендәге Татар яшь тамашачылар театрында, циркта һәм С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында оештырыла.

Шулай ук программалар мәдәният йортларында, яшьләр һәм яшүсмерләр клубларында үтә.

Исегезгә төшерәбез, «Кыш Бабайга хат» хәйрия акциясе кысаларында мобилизацияләнүчеләрнең гаиләсендә тәрбияләнүче һәм авыр тормыш хәленә эләккән балаларны сөендерергә мөмкин.

«Кыш Бабайга хат» шәһәр хәйрия акциясе Казанда 19нчы декабрьдә старт алды. 28 нче декабрьгә кадәр барлык теләүчеләр авыр тормыш хәленә эләккән балаларның теләкләре белән тәбрикләмәләр сайлый һәм аларның хыялын тормышка ашыра ала. Казан шәһәр Думасының XIX сессиясендә Казан Мэры Илсур Метшин быел акциядә беренче мәртәбә Татарстан шефлыгына алынган Лисичанск шәһәреннән балалар катнашуын билгеләп үтте һәм депутатларны хәйрия эшчәнлегенә кушылырга чакырды.

«Кыш Бабайга хат» акциясе Казанда 11 нче мәртәбә уздырыла. Бу вакыт эчендә 1800 бала 5 миллион сумнан артык бүләк алды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев