Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Ә мәктәптә үзгәрешләр

Безне мәктәп һәм байтак кына үзгәрешләр көтә. Ә безнең ис тә китми инде, шулай бит? Күнеккән чөнки!

2021 ел мәктәп тормышына хәйран зур яңалыклар алып килгән. Әйтик, быел 11 нче сыйныф укучылары өчен йомгаклау иншасы апрельнең икенче декадасында узачак. БДИлар исә  31 майдан 2 июльгә кадәр дәвам итәчәк.  Һәм аларны тулысынча вузларга  укырга керергә теләүчеләр генә тапшырачак. Көллиятләргә керергә җыенучылар исә 24–28 майда рус теле һәм математикадан  имтихан тапшыра.  9нчы сыйныф укучылары да рус теле һәм математикадан гына сынау бирәчәк. Һәм  үзләре  сайлаган бер фәннән өстәмә контроль эш булачак. Рус теленнән әңгәмәне онлайн да уздырырга мөмкин.

Тагын бер кызыклы яңалык  –   2021 елның 1нче мартыннан  10  пилот төбәктә яңа вазыйфалар – директорларның  тәрбия эшләре буенча киңәшчеләре барлыкка киләчәк. Мәктәптә тәрбия эшенә зур игътибар биреләчәк, дигән сүз инде бу.

Мәктәпләрдә заманча техника, мультимедиа  чаралары куллануда да чикләүләр бар. Кече яшьтәге сыйныфларда замана техникасын бер дәрестә – 10 минуттан, 5–9 сыйныфларда –  15 минуттан артык куллану тыела.   Мәктәп белән өйнең ераклыгы да хәзер нормага салынган. Шәһәрдә бу ераклык 800 метрдан артмаска тиеш. Авылда – бер чакрымнан.  Балаларны автобус белән дә 30 чакрымнан да ерактагы мәктәпкә йөртергә  ярамый икән.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев