Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Мәктәпләргә – яңа дәреслекләр

1 сентябрьдән мәктәпләребездә уку-укыту яңартылган федераль дәүләт белем бирү стартлары нигезендә алып барыла башлаячак. Ә аның өчен дәреслекләре дә әлеге стандартлар таләбенә җавап бирерлек булырга тиеш.

Шул уңайдан Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы каршында эшләп килүче дәреслекләр буенча фәнни-методик совет чираттагы утырышын федераль исемлеккә кертелү өчен тәкъдим ителгән дәреслекләрне тикшерүгә багышлады. Исемлектә – барысы 327 дәреслек, алар арасында туган телләрдән һәм сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балаларга адресланачак дәреслекләр дә бар.

Быел Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы каравына 1200 дән артык дәреслек кергән иде. Шунлыктан әлеге ведомство дәреслекләрнең эшләнеш сыйфатына карата таләпләрне шактыйга катгыйландырды. Эксперт бәяләмәсе бирелгән вакыты гамәлдән чыккан 900 дәреслек кулланылыштан алынды. Ә инде тәкъдим ителгән 1200 яңа дәреслекнең 43ен Фәнни-методик совет өстәмә экспертизага җибәрде.

Яңа дәреслекләрнең федераль исемлегендә I – XI сыйныф укучылары өчен туган тел һәм әдәбияттан булган дәреслекләр тугыз телдә тәкъдим ителгән. Алар арасында алтай, адыгей, чуваш, карачай, татар телләрендә язылганнары да бар.

Бу хакта тулырак: https://magarif-uku.ru/tt/maktaplarga-yana-daresleklar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев