Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Мәктәп. Уйлап чыгарылмаган вакыйгалар» Бөтенроссия бәйгесенә гаризалар кабул ителә

Конкурста 17 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр, аларның әти-әниләре һәм укытучылары катнаша ала.

«Мәктәп. Уйлап чыгарылмаган вакыйгалар» Бөтенроссия конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә. Конкурс Россия Мәгариф министрлыгы тарафыннан Россия мәктәп укучылары хәрәкәте һәм «Мәгариф» компанияләр төркеме белән берлектә уздырыла.

Конкурста 17 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр, аларның әти-әниләре һәм укытучылары катнаша ала. Алар РДШ сайтында теркәлергә һәм иҗади эшне тәкъдим итәргә тиеш: хикәя, иллюстрация белән хикәя, аудио, видео, яисә комикс форматында. 

Гариза тапшырыр алдыннан иҗади эшне «ВКонтакте» социаль челтәрендә урнаштырырга кирәк, ул #РДШ, #Просвещение, #МинПросвещения, #ШколаНепридуманныеИстории хештеглары белән куелырга тиеш. Постка сылтаманы конкурста катнашу гаризасына беркетергә кирәк булачак.

Иҗади эшләр 31 августка кадәр РДШ сайтында кабул ителә. 1-30 сентябрьдә аларны экспертлар бәяләячәк. 20 җиңүче сайлап алыначак, дип хәбәр итә республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы.

Конкурста җиңүчеләр “Артек” Халыкара балалар үзәгенә юлламалар һәм Россия мәктәп укучылары хәрәкәтеннән призлар алачак. Аларның тарихлары конкурс партнеры тарафыннан бастырылачак китапка керәчәк.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/maktap-uilap-cygarylmagan-vakyigalar-botenrossiya-baigesena-garizalar-kabul-itela-5858432

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев