Мәктәп формасы: салыйкмы-юкмы?
Ачык ишек

Мәктәп формасы: салыйкмы-юкмы?

Укуның соңгы көннәре. Алда – җәй. Мәктәп формасын тизрәк салып куясы килә. Кайбер мәктәпләрдә соңгы көннәрдә ирекле формадан йөрергә рөхсәт итәләр. Ә сездә ничек?

Фирүзә Ибраһимова, Яңа Чишмә районы:

– Бездә, гомумән, алай түгел. Киресенчә, әле ак алъяпкычлар киеп йөрергә кушалар. Имеш, мәктәп белән матур итеп хушлашу...

Әмир Фәрхуллин, Мамадыш районы:

– Безнең мәктәптә ел буе ирекле кием дисәң дә була. Ни өченме? Чөнки бездә бик суык. Шуңа күрә калын кофталар, курткалар киеп йөрибез.

Азалия Сабитова, Тукай районы:

– Безгә алай ирекле киемнән йөрсәгез ярый диеп әйткәннәре юк. Уку  ел ахыры, 25 нче майга кадәр, безнең мәктәп формадан килү яклы. Ә имтихан бирүче сыйныфларга бу  таләпне бозсаң да ярый.

Рәйсә Абдуллина, Балтач районы:

– Ә без үлә-бетә имтиханнарга әзерләнәбез.  Кием турында уйлаган кеше юк та. Нәрсә туры килә, шуны киясең. Ә болай, гимназиябездә бакча эшләре башланганга күрә, бөтен сыйныфлар да эш киеменнән килә.

Айгөл Хәйруллина, Чаллы шәһәре:

– Соңгы көннәрдә форма киясе килми шул. Инде укулар беткән, билгеләр чыга, ирекле формадан барасы килә. Шулай киенеп барганда мәктәптә бүтән атмосфера, җиңеллек. Укырга түгел, бәйрәмгә барган кебек.


Нет комментариев