Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Мизгел» милли мәдәни клубы эшчәнлеген кызыклы квесттан башлап җибәрде

20нче сентябрь көнне «Нур» яшьләр үзәгендә «Мизгел» милли-мәдәни клубы студентларга татар телен өйрәнү белән кызыксынуны арттыру максаты белән «Билге» квест-уенын үткәрде.

Уен кысаларында студентларга түбәндәге биремнәр үтәргә туры килде:
- Тәрҗемә итү;
- Тизлеккә уку;
- Озын сүздән күп сүзләр уйлап язу;
- Атаклы шәхесләрне тану;
- Фразеологизмнарны танып белү;
- Интеллектуаль сорауларга җавап бирү.

«Билге» квест-уенында 8 команда катнашты: Чаллы автомеханика техникумы (2 команда); Чаллы сәнгать көллияте; педагогия көллияте; политехника көллияте; сәүдә-технология көллияте; Казан инновацион университеты көллияте.

Команда эчендә иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтүчеләр:
61 балл Андерьянова Зилә (сәнгать көллияте);
60 балл Хөснуллин Булат (автомеханика техникумы);
50 балл Мусагитов Алмаз (Кама техник-икътисад көллияте);
49 балл Җәләлов Камил (политехника көллияте);
75 балл Гыйльванова Илнара (педагогика көллияте);
85 балл Кашбразиева Гүзәл (автомеханика техникумы):
41 балл Каиров Рөстәм (сәүдә-технология көллияте);
75 балл Шиһапова Айгизә (Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты көллияте)

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев