Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Мирас» татар гимназиясендә Лилия Гыйбадуллина белән очрашу узды

Очрашуда Менделеевск шәһәренең татар теле мөгаллимәләре, укучылары, язучының иҗатын хөрмәт итүче кунаклар катнашты.

«Мирас» татар гимназиясендә Татарстан Республикасы Язучылар әгъзасы, Саҗидә Сөлайманова исемендәге премия, «Бэлла» халыкара рус-итальян әдәби премиясе лауреаты Лилия Гыйбадуллина белән очрашу булып узды.
Очрашуда Менделеевск шәһәренең татар теле мөгаллимәләре, укучылары, язучының иҗатын хөрмәт итүче кунаклар катнашты. Кичәдә укучылар авызыннан Лилия апаларының әсәрләреннән өзекләр, җырлар, шигыръләр яңгырады. Татар китапханәсе мөдире Гөлназ Рәфкил кызы очрашуны бик матур, эзлекле алып барды.

Лилия Гыйбадуллина 2022 нче елда Татарстан Республикасы президенты карамагындагы Татар телен саклау комиссиясе ярдәме белән оештырылган ябык әдәби конкурста дүрт номинациядә җиңү яулаган ул. Мондый уңышлары өчен шул елны Чаллы шәһәренең «Ел язучысы» исеменә лаек булган.

Очрашуның ахырында язучы, үзенең яңа әсәрләре белән таныштырып китте һәм балаларның, олыларның күп сорауларына җавап бирде.

Менделеевск районы «Мирас» татар гимназиясенең I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Иванова Айгөл Шамил кызы.

Фото шәхси архивтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев