Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Минзәлә укучысы ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан фотоконкурста җиңү яулады

Җиңүче – 7 сыйныф укучысы Раил Шакиров.

Минзәлә шәһәренең 2 нче урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Раил Шакиров Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган фотоконкурста 1 урын алды. Бу хакта «Минзәлә» газетасы хәбәр итә. Раилнең җитәкчесе – И.Р. Муллин.

Профессиональ фотографлар һәм журналистлардан торган жюри 150дән артык заявканы бәяләде. Раилнең «Яраткан урыннар», «Хатирәләр елгасы», «Су - яшәү чыганагы» эшләре сериясе «Туган як табигате» номинациясендә иң яхшысы булды.

30 июньдә Россия ислам институтында узган тантаналы чарада Раил диплом һәм акчалата бүләк белән бүләкләнде, диелә хәбәрдә. 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/minzala-ukucysy-islam-dinen-kabul-ituga-1100-el-tulu-unaennan-fotokonkursta-inu-yaulady-5856860

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев