Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Минзәлә «Таңкае»нда каз өмәсе дәвам итә

Каз өмәсе ул эш кенә түгел, ә матур итеп аралашу, күңел ачу, үзеңне күрсәтү чарасы да булган.

Минзәлә шәһәренең иң матур 5нче "Таңкай" балалар бакчабызда "Каз өмәсе" бәйрәме узды. Элек-электән каз өмәләре бик күренекле вакыйгаларның берсе булган. Аны бигрәк тә кызлар көтеп алганнар. Каз өмәсе ул эш кенә түгел, ә матур итеп аралашу, күңел ачу, үзеңне күрсәтү чарасы да булган.
Бүген балалар бәйрәмнең тарихы турында белделәр. Каз мамыгыннан мендәр, түшәк, ястыклар ясаганнар. Гомумән, мендәр өеменнән башка татар өен күз алдына китереп тә булмый. Балалар да мендәр өчен йонны сыдырып күрсәттеләр. Аның җиңел эш түгел икәнен аңладылар.
Каз канаты белән язу тарихы балаларда аерым кызыксыну уятты. Һәрбер бала канат белән язып карап сөенде. Шулай ук каз йонын су юлына ни өчен сибүләре турында да белделәр.
Бу чарада төрле милләт балалары катнашты. Барысы да чиста татар телендә җырлар җырладылар, табышмакларга җавап бирделәр. Кызлар, малайлар парлашып биеделәр, кызлар егетләргә канатлар "саттылар", “Йөзек салу”, “Мәликә”, “Чума үрдәк, чума каз” җырлы-биюле уеннарын уйнадылар.
Без үзебезнең гореф-гадәтләребезне, йолаларны, милли бәйрәмнәребезне онытырга тиеш түгел. ”Үткәнен белмәгән киләчәген дә белмәс”, дигән борынгы бабаларыбыз.
Илләребез тыныч булсын, казлар күп булсын, каз өмәләре шаулап-гөрләп үтсен, дигән теләкләр белән каз өмәсе тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев