Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Минтимер»не күрдегезме?

«Мин­ти­мер һәм аның дус­ла­ры» ди­гән фильм ка­ра­дым. Шул ту­ры­да сөй­ләп ки­тәм әле

Мин­ти­мер ди­гән ма­лай үзе­нең га­и­лә­се бе­лән авыл­га кай­та. Әти-әни­се аны ка­ни­кул­лар­да ял ит­сен өчен авыл­да кал­ды­рып ки­тә­ләр. Мин­ти­мер кеч­ке­нә чак­та күр­ше­дә яшәү­че Әми­нә бе­лән күп тап­кыр­лар уй­на­га­ны бул­ган. Бу юлы да алар бик дус­ла­шып ки­тә­ләр. Бер­ва­кыт Мин­ти­мер Әми­нә­гә чә­чәк бү­ләк итә. Мо­ңа Рөс­тәм исем­ле ма­лай­ның ачуы чы­га һәм ул Мин­ти­мер бе­лән бә­хәс­лә­шеп ки­тә. Алар ара­сын­да кар­шы­лык туа.

Мин­ти­мер­нең те­ле­фон­нан әни­лә­ре­нә шал­ты­ра­та­сы ки­лә. Ә те­ле­фон өй­дә тот­мый икән. Ул тау ба­шы­на ме­неп ки­тә. Әни­се бе­лән сөй­ләш­кәч, ял­гыш ая­гы та­еп бер чо­кыр­га тө­шеп ки­тә. Рөс­тәм мо­ны кү­реп ка­ла, һәм чо­кыр­дан чы­гар­га бу­лы­ша. Шу­лай итеп алар дус­ла­шып ки­тә­ләр. Рөс­тәм Мин­ти­мер­гә үзе­нең хы­я­лын сөй­ли. Аның үзе­нә ко­лын ала­сы ки­лә. Рөс­тәм ак­ча да җы­еп ба­ра икән. Рөс­тәм­нең хы­я­лы ту­рын­да Мин­ти­мер Әми­нә­гә дә сөй­ли. Алар бө­тен ба­ла­лар­ны җы­еп, ат­лар то­ту­чы ке­ше­гә ки­тә­ләр. Ба­ла­лар һәр­көн фер­ма­га йө­реп ат­лар­ны ка­ра­ша­лар, шу­лай итеп ак­ча эш­ли­ләр. Ан­на­ры шул ак­ча­лар­га Рөс­тәм­гә ко­лын ала­лар.

Ме­нә шу­лай бу­ла ин­де чын дус­лык! Бу фильм бик оша­ды ми­ңа.

Ән­вәр Әх­мәт­га­я­зов, «А­дым­нар-Ка­зан» мәк­тә­бе, 4нче сый­ныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев