Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Миңнеханов Татарстан укучыларын Белем көне белән котлады

«Барыгызны да Белем көне белән ихлас котлыйм. Яңа уку елы уңышларга бай булсын!» – дигән Миңнеханов.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда 95 нче табигый-фәнни лицей ачылышыннан соң үзенең телеграм-каналында һәм «Вконтакте» социаль челтәрендәге аккаунтында республика укучыларын Белем көне белән котлады.

«Мәктәптә уку еллары – кеше гомеренең иң мавыктыргыч, бай һәм онытылмас чоры. Бүген Татарстанда 53 меңгә якын укучы беренче мәртәбә парта артына утыра. Сезне яңа уку елы һәм тормышыгызда яңа чор башлану белән ихлас күңелдән котлыйм!» – дип язган республика җитәкчесе.

«Татарстан мәктәпләрендә барлыгы 516 мең бала белем ала һәм аларга 36 меңнән артык укытучы гыйлем һәм тәрбия бирә. Барыгызны да Белем көне белән ихлас котлыйм. Яңа уку елы уңышларга бай булсын!» – дип өстәгән Миңнеханов.

Моннан тыш, Татарстан рәисе Казанда яңа лицей ачылышыннан фотолар да урнаштырган.

Фото: © t.me/rustamminnikhanov/

Чыганак: https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев