Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Минем замандашларым» күргәзмәсе: Балалар бүгенге тормышны ничек күзаллый

30нчы сентябрь көнне А. М. Горький һәм Ф. И. Шаляпин Музеенда «Минем замандашларым» дигән күргәзмә ачылачак.

Күргәзмәдә Казанның Байназар Альменов исемендәге 3нче Балалар сәнгать мәктәбе укучыларының рәсемнәре катнашачак. Тәкъдим ителгән 75 рәсемдә балаларның бүгенге тормышны ничек күзаллавы чагыла.

Бүгенге заман кешесе нинди ул? Замана кешесе образында иң мөһим әйбер ул нәрсә? Үткән заман кешесеннән ул ничек аерыла? Яки киләчәк кешесеннән? Ул нәрсә турында хыяллана, тирә-ягында ниләр күрә?

Әлеге сорауларга балалар рәсемнәрдә җавап бирә.

Күргәзмә сәгать 15.00 ачыла. 30нчы октябрьгә кадәр эшли. Билетларны Пушкин картасы буенча да алырга була.

https://mincult.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев