Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Мин «Апуш»та! Ура!

Ка­зан­да «А­пуш» ба­ла­лар та­тар те­ат­ры сту­ди­я­се ачыл­ды. Сту­ди­я­дә­ге дә­рес­ләр­гә ба­ла­лар буш­лай йө­ри. Ат­на­га өч тап­кыр алар бе­лән Ка­зан те­атр­ла­ры­ның та­ныл­ган ар­тист­ла­ры шө­гыль­лә­нә, ба­ла­лар­га сәх­нә сөй­лә­ме, ак­тер­лык ос­та­лы­гы, во­кал сер­лә­рен өй­рә­тә­ләр.

Яшь ар­тист­лар пе­да­гог­лар бе­лән бер­гә та­тар те­лен­дә спек­такль­ләр әзер­ли, мас­тер-класс­лар­да кат­на­ша­лар.

Сен­тябрь ба­шын­да сту­ди­я­гә сай­лап алу кас­тинг­ла­ры уз­ды.  Шу­лар­ның бер­сен­дә уку­чы­быз Зә­лия За­ки­ро­ва да кат­наш­ты.  

– Сә­лам, Зә­лия. Йә, сөй­ләп җи­бәр ин­де. Ни­гә «А­пуш»­ка ба­рыр­га бул­дың?

– Ми­нем ар­тист бу­ла­сым ки­лә. Уз­ган ел «Без» ди­гән те­атр сту­ди­я­се­нә йөр­дем. Укы­ту­чы­ла­рым Ми­ләү­шә Шәй­хет­ди­но­ва һәм Зөл­фия апа Вә­ли­е­ва иде. Ел­дан ар­тык алар бе­лән шө­гыль­лән­дек. Ми­ңа бик ошый иде. Ел ахы­рын­да «Банк­рот» спек­так­лен куй­дык. Ал­га та­ба да те­атр сту­ди­я­се­нә йө­ри­се кил­де. Бер­ва­кыт укы­ту­чы­ла­ры­быз әле­ге сту­ди­я­не ябып «А­пуш»­ка кү­чә­без ди­де­ләр. Шу­ңа кас­тинг ту­рын­да ише­тү бе­лән ба­рыр­га те­лә­дем.

– Кас­тинг­та ба­ла­лар күп иде­ме соң?

– Бик күп иде. 80нән ар­тык. Ан­да төр­ле ра­йон­нар­дан кил­гән ба­ла­лар да бар иде, мә­сә­лән Ар­ча­дан, Бал­тач­тан. Бар­лы­гы 38 ба­ла­ны сай­лап ал­ды­лар. Әле бу сан та­гын да ки­ми­я­чәк. Чөн­ки 30 гы­на ке­ше ка­лыр­га ти­еш. Бе­рен­че ай­да та­гын 8 ке­ше тө­шеп ка­ла ди­гән сүз. Бу ты­ры­шып йө­рер­гә бер сти­мул бу­ла ин­де. Бер ай­да үзең­не күр­сә­тер­гә ки­рәк. Кас­тинг­та ба­ры­сы да ма­тур-ма­тур кос­тюм­нар­дан иде. Уен ко­рал­ла­ры то­тып ки­лү­че­ләр дә бар. Исе­без ки­теп тор­дык. Шун­дый та­лант­лы яшь­тәш­лә­рем ара­сын­да бу­лу үсен­де­реп җи­бәр­де дим­ме соң ин­де. Баш­ка­лар­ның чы­гыш­ла­рын ишек ар­тын­нан ка­рап ише­теп тор­дым.

– Үзең жю­ри­га ни­ләр эш­ләп күр­сәт­тең?

– Мин бик дул­кын­лан­дым. Шу­лай да әй­бәт чы­гыш яса­дым. Мә­сәл сөй­лә­дем. Аны рус те­лен­нән әни­ем бе­лән әти­ем тәр­җе­мә ит­те­ләр. (Га­ли­ас­гар Ка­мал те­ат­ры ар­тист­ла­ры Ил­нур За­ки­ров һәм Ди­нә За­ки­ро­ва). Җыр­лап та күр­сәт­тем. Габ­дул­ла Ту­кай­ның «Пар ат» ши­гы­рен дә әзер­лә­гән идем. Ки­рәк бул­са би­еп тә күр­сә­тә идем әле.

– Иң мө­һи­мен әйт­мә­дең. Кас­тинг­ны уз­ган 38 ке­ше ара­сын­да син бар­мы?

–  Әйе. (кө­лә) Мон­дый кас­тинг­та бе­рен­че тап­кыр кат­наш­тым. Шу­ңа әти-әни­ем дә, мин дә бор­чыл­дым.  Кич бе­лән сту­ди­я­нең ват­сап төр­ке­ме­нә өс­тә­гәч, ни­чек сө­ен­гә­нем­не бел­сә­гез. Бу төр­кем­гә керт­кәч, ми­не сту­ди­я­гә ал­ган­нар ди­гән сүз ин­де.

Йө­рер­гә ераг­рак, шә­һәр­нең икен­че ба­шын­да. Ми­нем те­лә­гем нык зур, йө­ри­сем ки­лә. Әти-әни­ем мо­ны кү­рә­ләр бит ин­де. Шу­ңа да мин бу сту­ди­я­дә укы­я­чак­мын, ура! Дә­рес­ләр­не тү­зем­сез­лә­неп кө­тәм.

– Кот­лый­быз, Зә­лия, Афә­рин!

Фо­тода Зә­лия «Банк­рот» спек­так­лен­дә хез­мәт­че кыз ро­лен­дә.

Әңгәмәдәш – Ай Кызы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев