Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Миллиард. Татар» сайты «Милли киемнәр парады» игълан итә

Акциянең максаты — милли киемнәрне популярлаштыру, аны тренд дәрәҗәсенә күтәрү.

Парадта татар, рус, мари, чуаш яки Россиядә яшәүче башка халыкларның милли киемнәре белән катнашырга була. Оештыручылар катнашучыларны милли элементлар белән бизәлгән заманча костюмнар тегәргә илһамландырырга тели.

Акциядә теләгән һәр кеше катнаша ала.

«Милли киемнәр парады» акциясендә катнашу өчен «Стиль жизни — культурный код» этно-fashion фестивале барышында милли киемнәр киеп, фестиваль үткәрелә торган мәйданчыкларда фотога төшәргә кирәк: бу Казанның Гавами урыннарында яки Болгарда булырга мөмкин. 

Фотографияне 15нче июльдән 18нче июльгә кадәр социаль челтәрләрдә урнаштырырга.

Инстаграмда урнаштырган очракта (соцчелтәр РФ территориясендә тыелган) #модныйпарадмт хэштегын куярга һәм «Миллиард. Татар» (https://instagram.com/milliard.tatar) аккаунтын билгеләргә.

ВКонтактеда урнаштырган очракта (https://vk.com/milliard.tatar) #модныйпарадмт хэштегын куярга һәм постның сылтамасын paradkostyumov@yandex.ru почтасына җибәрергә.

19нчы июль көнне жюри акциягә нәтиҗә чыгарачак һәм иң яхшы образларны сайлап алачак. Әлеге катнашучылар үзләренең костюмнарын киеп Казан Кремленең Гавами урыннарында узасы мода күрстәтүдә катнаша алачак дип белдерә оештыручылар. 

Җиңүче «Сәхтиан» брендыннан 20 мең сумлык күн мозаика эшләнмәсенә лаек булачак. ТРның Мәдәният министрлыгы да 3 номинациядә бүләк әзерли. 

«Стиль жизни — культурный код» этно-fashion фестивале Болгарда һәм Казан уза.

Тулырак https://milliard.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев