Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Милли музейда «Бүләк итү көннәре» узачак

3нче һәм 4нче апрельдә Татарстанның Милли музеенда «Бүләк итү көннәре» узачак.

 

Ел саен акция музейның туган көненә (ул 1895 елның 5 нче апрелендә ачылган) багышлап үткәрелә. Теләгән һәркем музейга нинди дә булса әйбер яки тулы бер коллекция бүләк итә ала. Бу хакта Татарстан Милли музее матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Милли музее тупланмасы – Россиядә иң эреләрнең берсе. Анда 900 меңнән артык әйбер саклана: борынгы мәдәниятләр һәм урта гасыр дәүләтләре артефактларыннан алып Совет иле геройларының һәм Татарстан һәм Россия эшлеклеләренең әйберләренә һәм документларына кадәр.

Музей тупланмасын тулыландыруга бүләк итүчеләр зур өлеш кертә, алар арасында танылган галимнәр, коллекционерлар, меценатлар, шулай ук борынгы предметларны, гаилә ядкәрләрен һәм тарихның башка өлешләрен саклап килгән шәһәр кешеләре дә бар.

«Теге яки бу бүләк бик кечкенә һәм шәхси булып күренергә мөмкин. Ләкин күп еллар узгач, ул бөтен чорның чагылышы булып торачак. Хәтта кечкенә генә документ, фотография, шәхси әйбер дә коллекциянең мөһим өлеше булачак», - ди Татарстан Милли музее генераль директоры урынбасары Лилия Саттарова.

Музейга үз бүләгеңне 3нче һәм 4нче апрельдә 10:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр Кремль урамы, 2нче йорт адресы буенча китерергә мөмкин.

Борынгы, шулай ук гадәти истәлекле әйберләр, сәнгать иҗаты, архив фотолары һәм документлары, сирәк китаплар кабул ителә. Предметларны тапшыру документаль рәвештә рәсмиләштерелә, шуңа күрә үзең белән паспорт алырга кирәк.

«Бүләк итү көннәре» турында өстәмә мәгълүматны +7(843)292-67-09 телефоны буенча алырга мөмкин.

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев