Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Милли мультFest» республика балалар кинофестиваленә гаризалар кабул итү башланды

«Милли мультFest» республика балалар кинофестиваленә гаризалар кабул итү башланды.

Фестиваль Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе тарафыннан 2023 елның 1 апреленнән 2023 елның 15 октябренә кадәр уздырыла.

Кинофестиваль Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче татар халкының милли үзаңын уяту, рухи-әхлакый, заманча мәдәни кыйммәтләрен, тарихи хәтерен саклау, яклау һәм үстерү, анимация, кыска метражлы уен фильмнары аша балалар һәм яшүсмерләрнең рухи, интеллектуаль һәм иҗади өлкәсен баету максатларында үткәрелә. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кинофестиваль 3 этапта узачак. Беренче этап – гаризалар кабул итү - 2023 елның 1 апреленнән 2023 елның 15 октябренә кадәр дәвам итәчәк. Икенче этап – сайлап алу туры, жюри эшчәнлеге – 2023 елның 20 октябреннән 20 ноябренә кадәр дәвам итәчәк. Өченче этап – финал – 2023 елның 25 ноябрендә «Мир» кинотеатрында узачак.

Катнашучылар үз хезмәтләрен 2 номинациягә тәкъдим итә ала:

Татарча анимацион фильмнар (балалар бакчалары, мәктәп-студияләр); Балалар өчен татарча кыска метражлы фильмнар (балалар бакчалары, мәктәп-студияләр). Барлык конкурс эшләре дә татар телендә булырга тиеш. 

Конкурска килгән хезмәтләрне кино өлкәсе осталарыннан торган жюри әгъзалары (кинопродюсерлар, режиссерлар, сценаристлар, актерлар, операторлар, композиторлар, кино белгечләре, кино тәнкыйтьчеләре) бәяләячәк.

https://tatar-inform.tatar

Фото https://mincult.tatarstan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев