Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Милли мультфест» балалар кинофестиваленә гаризалар кабул итү вакыты озайтылды

«Милли мультFest» республика балалар кинофестиваленә гаризалар кабул итү 1нче ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

 

Фестиваль ике номинациядә үткәрелә: «Татар телендә анимацион фильмнар» һәм «Татар телендә балалар өчен кыска метражлы фильмнар». Кинофестивальдә призлы урыннар ияләре акчалата бүләкләр алачак.

Фестивальнең иң яхшы катнашучылары «Байтик» лагерена профильле сменага бару мөмкинлегенә ия булачак.

«Милли мультFest» җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы 25нче ноябрьгә планлаштырылган. Тантаналы чара Казанның «Мир» кинотеатрында узарга тиеш.

«Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова сүзләренчә, «Милли мультFest»та катнашучылар – Татарстандагы кинематография сәнгатенең киләчәге. Әгәр узган елларда оештыру комитеты татар телендәге анимацион һәм кыска метражлы киноларны гына кабул иткән булса, быел эшләр рус һәм Татарстан халыкларының башка телләрендә дә тәкъдим ителергә мөмкин.

https://yalkyn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев