Балалар һәм яшүсмерләр өчен «МедиаВзлет» беренче төбәкара фестиваль-конкурсы старт алды
Ачык ишек

Балалар һәм яшүсмерләр өчен «МедиаВзлет» беренче төбәкара фестиваль-конкурсы старт алды

Бәйгегә 9 яшьтән 17 яшькә кадәрге авторлар һәм авторлык коллективлары чакырыла.

Россия матбугаты көнендә «МедиаВзлет» балалар һәм яшүсмерләр медиапроектларының беренче төбәкара фестиваль-конкурсына старт бирелде.

Фестиваль кысаларында иң яхшы басмалар, лонгрид, видео проект, аудио проект, социаль челтәрләрдәге медиа проект һәм мәктәп медиа үзәге билгеле булачак.

Бәйгегә 9 яшьтән 17 яшькә кадәрге авторлар һәм авторлык коллективлары чакырыла. 

Гаризалар 16 мартка кадәр кабул ителә, нәтиҗәләр апрельдә билгеле булачак.

Тулырак мәгълүмат: http://медиавзлет.рф

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Нет комментариев