Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Матурлык тудыра

Хәтерләсәгез, дуслар, кыш көне без сезне матур күңелле, алтын куллы Алдан Аблев белән таныштырган идек. Чаллыдагы сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 69нчы мәктәпнең 7В сыйныфында укый ул.

Аның серләр тулы, бик үзенчәлекле кечкенә генә дөньясы бар. Алдан йөгерек бармаклары белән пластилиннан берсеннән-берсе кызыклы фигуралар ясый һәм әкияти матурлык тудыра. «Пластилин серләре» дигән китаптан, интернеттан да карап, күп нәрсәгә өйрәнә малай. 
Әнисе әйтүенчә, Алдан җәйге каникулда әтисенә мунча төзелешендә булышкан. Әби-бабасына бакча эшләрендә һәрдаим ярдәм иткән. Алар гаилә белән табигатькә чыкканнар, күлдә су коенганнар, балык тотканнар. 
«Алдан кызыклы рәсемнәр ясый башлады. Аеруча табигать темасын якын күрә. Ул рәсемнәрен төсле каләмнәр белән штрихлап ясый. Без исә, гадәттә, иң элек гади каләм белән ясыйбыз, аннан соң гына буйыйбыз. 
Алданның иҗади сәләтен үстерергә омтылабыз. Киләчәктә пластилиннан мультфильм ясау хыялын да тормышка ашырасы иде», – ди укытучысы Шәйхетдинова Лиана Рифкать кызы. 
Уңышлар сиңа, Алдан. Матур иҗатың белән һәрвакыт сөендереп тор әле!
Лариса Шәемова. 
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев