Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Матурлык янәшәдә

69нчы мәктәпнең командасы үзенең иҗат җимешләрен Гаилә елына багышлады.

Ел саен август ахырында Яр Чаллыда Чәчәкләр бәйрәме уздырыла. Анда мәктәпләр дә бик теләп катнаша. 
Быел сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 69нчы мәктәпнең командасы үзенең иҗат җимешләрен Гаилә елына багышлады. Технология укытучылары Камил Сөнгатуллов, Ландыш Хәмидуллина, Илшат Әбраров һәм башка педагоглар бик матур һәм мәгънәле композицияләр тудырдылар. «Безнең коллектив бик иҗади һәм бердәм», – ди мәктәп директоры Рузил Равил улы Кыямов. 

Мәктәп бакчасы да балкып тора аларның. Балаларга хезмәт тәрбиясе бирәләр, бакчачылык эшенә өйрәтәләр. Быел да яшелчәләрдән мул уңыш җыеп алганнар. Бакча «хуҗабикәсе» Ландыш Рафаил кызы 21 ел шушы мәктәптә эшли. Аллы-гөлле чәчәкләр дә үстерә, күңел җылысын да жәлләми ул. Иң мөһиме – балалар алар янәшәсендә матурлык һәм җылылык тоеп яши. Афәрин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев