Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Мәскәүдә Россия гимны безнең егетләр – Кукмара баскетбол командасы хөрмәтенә яңгырады

Кукмара егетләре Россия исеменнән чыгыш ясап, үзләрен “КЭС-БАСКЕТ” беренче Халыкара Суперкубокта иң яхшылар икәнен расладылар.

25нче сентябрь көнне Мәскәүдә Россия гимны безнең егетләр  – 11 кешедән торган Кукмара баскетбол командасы хөрмәтенә яңгырады. Әле күптән түгел генә Бөтенроссия мәктәп баскетбол Чемпионатының җиңүчеләре, ягъни Россия чемпионнары исемен алган спортчыларыбыз тагын да югарырак баскычка күтәрелде. Алар, Россия исеменнән чыгыш ясап, үзләрен “КЭС-БАСКЕТ” беренче Халыкара Суперкубокта да иң яхшылар икәнен расладылар һәм Кукмарага җиңү белән кайттылар.
Тренерлары – Руслан Шәймәрданов, Эдуард Васильев, Альмир Төхвәтуллин.
Халыкара Суперкубокның иң яхшы биш уенчысы исемлегендә безнекеләрдән Илфар Садертдинов һәм Булат Хөрәмшин да бар.

 Котлыйбыз, горурланабыз!

фото: kes-basket.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев