Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Марат Әхмәтов «Балачак җыры» бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләде

«Шаян ТВ» телеканалы студиясендә «Балачак җыры» бәйгесенең бишенче сезоны җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.

Бүләкләрне ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Рәисе карамагындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов тапшырды.

Быел бәйгегә 100гә якын җыр кабул ителгән. Аларны иҗат итүчеләр арасында профессиональ композиторлар да, һәвәскәрләр дә булган.

Жюри икенче тур өчен 20 җырны сайлап алган. Тамашачылар тавыш бирү нәтиҗәләре буенча иң күп тавыш җыйган ун җыр өченче турга узган.

Шуннан соң жюри биш җиңүче композицияне билгеләгән:

  • «Гөлләрем» җыры (сүзләре авторы — Илфат Шәехов, композиторы — Зөфәр Бохаров),
  • «Милләтем – татар минем» җыры (авторы — Гүзәл Таһирова),
  • «Печән өсте» җыры (сүзләре авторы — Айрат Галиуллин, композиторы — Эльвира Сәлахова),
  • «Сәлам җыры» (сүзләре авторы — Гөлчәчәк Хаҗиева [Садретдинова], композитор — Гөлназ Җиһаншина),
  • «Шугалак» җыры (сүзләре авторы — Ленар Шәехов, композиторы — Миләүшә Хәйруллина).

Җиңүчеләргә 50 мең сум күләмендә акчалата бүләкләр тапшырылды.

Моннан тыш, «Шаян ТВ» телеканалы профиль комиссиясе ярдәме белән җиңүче җырлар өчен заманча аранжировкалар булдырачак һәм видеоклиплар төшерәчәк. Бу композицияләрне «Сәйлән» балалар телевизион фестивале катнашучылары башкарачак. Шулай ук җырлар «Балачак җыры» җыентыгына керәчәк.

Бүләкләү тантанасында хөрмәтле кунаклар арасында ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев, Казан Башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова һәм «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов булган. Җиңүчеләрне котлау өчен шулай ук танылган язучылар, композиторлар һәм жюри әгъзалары җыелган, дип яза "Татар-Информ" МА.

Чыганак: https://matbugat.ru/news/?id=44330

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев