Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Мамадышта шәһәр көне гөрләде

28нче август көнне Мамадыш районында шәһәр көне гөрләп узды. Без дә гаиләбез белән әлеге чарада катнашу бәхетенә ирештек.

Районыбызның үзәге - "Яшьлек" скверында хәтта алма төшәр урын да юк иде. Быел Мамадыш шәһәре үзенең 631еллыгын билгеләп үтте. Программа бик үзенчәлекле иде. Безгә иң ошаганы - "Чәчәкләр патшасы" бәйгесе булды. Төрле организация вәкилләре, үзләренең фантазияләренә таянып, чәчәкләрдән күлмәк "тегеп", образларын зур сәхнәдә халыкка тәкъдим иттеләр. Күпме көч һәм энергия сарыф ителгән әлеге хезмәттә... Афәрин! 

Легендар "МИРАЖ" группасы чыгышы шулай ук алкышларга күмелде.

Гусамова Зилә, Мамадыш районы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев