Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Макулатура тапшыр һәм билетлар от!

Казан халкы «БумБатл» макулатура җыю буенча Бөтенроссия акциясендә катнашып, мәдәни чараларга билетлар ота ала.

Казан халкы «БумБатл» макулатура җыю буенча Бөтенроссия акциясендә катнашып, шәһәр театрларына билетлар ота ала. Акция шимбә көнне, 11нче ноябрьдә, 10.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр узачак.

Макулатураны «Мега Казан» сәүдә үзәге парковкасында «сортировка станциясе» янында (Җиңү проспекты буенча) җыячаклар. Билет оту мөмкинлегенә ия булу өчен бер кеше 16 килограммнан артык макулатура тапшырырга тиеш. Акциядә физик затлар гына катнаша, дип билгеләп үтәләр ТР Экология министрлыгында.

Катнашучылар арасында Казан яшьләр театрында, Габдулла Тукай исемендәге филармониядә, Сәлих Сәйдәшев исемендәге концертлар залында, Галиәсгар Камал исемендәге театрда һәм Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында узачак чараларга билетлар уйнатылачак.

Акцияне ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм «Чиста булачак» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы үткәрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев