Мәктәпне сагындыгызмы?
Нәргизә Гарипова, Минзәлә шәһәре гимназиясе: Дуслар, сез мәктәпне сагындыгызмы? Мин үзем мәктәпне бик яратам!
Нәфисә Шәяхмәтова, Мамадыш районы, Дүсмәт мәктәбе:
Мәктәпне сагындым дип тә әйтеп булмый, җәй көне авылда эшнең күплегеннән туйдым дисәм, дөресрәк булыр. Шаярам – сагындым инде.
Азалия Хәйбуллина, Тукай районы, Калмаш мәктәбе:
Мәктәпкә барасы килә башлады минем әзрәк. Ләкин укырга түгел. Дуслар белән мәктәп коридоры буйлап көлешеп, сөйләшеп йөрү сагындырган икән.
Әдилә Вәлиева, Кукмара районы, Мәчкәрә мәктәбе?:
Бу каникулның беткәнен би-ик озак көттем мин, мәктәпкә барасым килә. Быелгы җәйне китап укып үткәрдем дисәм дә була. Җәй буе 15 китап укырга өлгердем. Үзебезнең авылдагы мәчет лагерена да йөрдем. Ул 10 көн дәвам итте. Гәрап телен өйрәнүне дәвам иттем – кечкенә вакытымнан бирле бу телне яратып укыйм! Кыскасы, ярты җәем мәктәп һәм басу эшләрендә узды. Инглиз теле белән дә шөгыльләндем әле мин бу җәйдә!
Әмир Фәрхуллин, Мамадыш районы:
Минем башта тизрәк югары класска җитәсем килә иде, хәзер менә җиттем инде – 11дә быел. Мәктәп ул уку һәм тәрбия бирә торган учак. Син анда йә бик тырышып укыйсың, йә юк. Уку 6нчы сыйныфка кадәр бик җиңел бирелә. Ә 6 класстан соң авырая. Бик тырышып укыйсың икән, бик ул кадәр сагындыра алмый инде ул...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев