Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Мәктәпләрдә Бөтенроссия тикшерү эшләре (ВПР) башлана

Якынча 8 миллион укучы 2023 елда Бөтенроссия тикшерү эшләрен (ВПР) язачак. Ул 1нче марттан старт алды.

 

Якынча 8 миллион укучы 2023 елда Бөтенроссия тикшерү эшләрен язачак. Ул 1нче марттан старт алды. Өстәвенә, 4-8 сыйныф укучылары аларны штат режимында язачак, ә менә 10 һәм 11 сыйныфларда ВПР үткәрү турындагы карарны һәр мәктәп мөстәкыйль кабул итәчәк.

Быел тикшерү эшләре нәкъ 10 һәм 11 сыйныфларда башлана. 1нче марттан 25нче мартка кадәр унынчы сыйныф укучылары география, унберенче сыйныф укучылары — тарих, биология, география, физика, химия, чит телләр, социаль-гуманитар фәннәр буенча бердәм тикшерү эше язачак.

Унберенче сыйныф укучыларының тикшерү эшләре БДИ формасында тапшыру өчен сайлап алынмаган предметлар буенча гына үткәрелергә тиеш.

4-8 сыйныф укучылары өчен Бөтенроссия тикшерү эшләре 2023 елның 15нче мартыннан 20нче маена кадәр узачак. Һәр параллельдә рус теле һәм математика буенча эшләр мәҗбүри.

4нче сыйныфларда шулай ук «Әйләнә-тирә дөнья» буенча, 7нче сыйныфларда чит тел буенча тикшерү эшләре язачаклар.

6-8 класс укучыларын очраклы сайлау нигезендә тагын ике эш көтә.

6нчы сыйныфлар өчен тарихтан, биологиядән, географиядән һәм җәмгыять белеменнән «пар» сайлаячаклар, 7нче сыйныфлар өчен — тарих, биология, география, җәмгыять белеме һәм физикадан.

8нче сыйныфларда сайлау өчен  тарих, биология, география, җәмгыять белеме, физика һәм химия булачак.

5-8 нче сыйныф укучыларының тарих, биология, география һәм җәмгыять белеме буенча эш язу мөмкинлеге булачак. Моның өчен расписаниедә  4нче апрельдән 17нче апрельгә кадәрге чор һәм резерв көн — 18нче апрель каралган.

2023 елда беренче тапкыр математика һәм физика буенча тирәнтен дәрәҗәдәге ВПР уздырылачак. Алар әлеге предметларны тирәнтен өйрәнү белән 7 һәм 8 сыйныфларда узачак.

magarif-uku

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев