Мәктәп укучыларын «Комиксханә» бәйгесендә катнашырга чакыралар
Ачык ишек

Мәктәп укучыларын «Комиксханә» бәйгесендә катнашырга чакыралар

Бәйгедә 5-11 сыйныф укучылары аерым яки сыйныф белән бергә катнашырга мөмкин.

Бәйгене «Ялкын» журналы белән Мәгариф һәм Фән министрлыгы үткәрә. Партнерлар: «Алдынгылар хәрәкәте», Язучылар берлеге һәм Рәссамнар берлеге.

Эшләрне өч номинациядә җибәрергә була:

  • Әдәби әсәр: комикста татар классик әдәби әсәре яки әкияте сюжеты булыра тиеш.
  • Танылган шәхес: легендар татарларның тормыш юлын чагылдырган комикслар (җырчы, модель һәм хәтта хоккеистлар белән булса да ярый)
  • Ирекле тема: мәктәп, дуслар, беренче мәхәббәт, музыкантлар, ясалма интеллект, «Ялкын», песиләр, тирә-юньдә булган вакыйгалар һ.б. 

Бәйгедә 5-11 сыйныф укучылары аерым яки сыйныф белән бергә катнашырга мөмкин.

Комиксларны 30нчы сентябрьгә кадәр yalkin@bk.ru электрон адресына җибәрерге кирәк.

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Нет комментариев