Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Мәктәп укучылары өчен Россиякүләм фән олимпиадалары башланды

2022/23 уку елында мәктәп укучылары өчен Россиякүләм фән олимпиадаларының массакүләм этаплары башланды.

Сентябрьдә Россиякүләм фән олимпиадаларының мәктәп этаплары башланды. Ул октябрь азагына кадәр дәвам итәчәк.

Ел саен әлеге олимпиадаларда - 5-11 сыйныфларда укучы 6,5 млн-нан артык бала катнаша.

Математика белән рус теленнән олимпиадада 4нче сыйныфтан башлап катнашырга була.

Укучылар 24 фән буенча көч сынаша ала: математика, рус теле, чит тел (инглиз, немец, француз, испан, кытай, итальян), информатика, физика, химия, биология, экология, география, астрономия, әдәбият, тарих, җәмгыять белеме, экономика, хокук белеме, сәнгать дәресе, физик культура, технология, тормыш иминлеге нигезләре.

Олимпиадалар аеруча сәләтле укучыларны ачыклау һәм аларга алга таба да сәләтләрен үстерергә ярдәм итү өчен оештырыла.

Күп кенә укучылар бер генә түгел берничә фән олимпиадасына әзерләнеп катнаша. 2021/22 уку елында олимпиадаларның мәктәп этабында  катнашучыларның гомуми саны 18 млн кешедән артып киткән, уртача алганда 1 укучы3 олимпиадада катнашкан.

Мәктәп этабында уңышлы чыгыш ясаган 7–11 сыйныф укучылары муниципаль этапка чакырыла. Гадәттә, бу мәктәпэтабында катнашучыларның 20% тәшкил итә.

mon.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев