Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Мәктәп ашханәсендә нинди ризыклар пешерелергә тиеш түгел?

Роспотребнадзор мәктәп ашханәсендә пешерергә ярамаган ризыкларны атады.

Фарш белән флотча макарон, чи килеш ысланган колбаса, йомырка тәбәсе, йомырка белән макарон, фаршланган коймак һәм форшмакны мәктәп менюына кертү тыела. Бу хакта «Российская газета» Роспотребнадзорның рәсми сайтындагы мәгълүматка сылтама белән хәбәр итә.

Шулай ук мәктәп менюсына ашказаны-эчәк трактының лайлалы тышчасы ялкынсынуына сәбәпче булган ризыклар һәм ашлар, тоз һәм шикәр күләме югары булган продуктлар (шул исәптән газлы эчемлекләр), составында терлек майлары булган азык-төлек кертелергә тиеш түгеллеге искәртелә.

Ә нәрсә булырга тиеш?

Менюда иртәнге ашка туры килә торган ризыкларга – боткалар, эремчекле һәм йомыркалы ашамлыклар, яшелчә һәм җиләк-җимеш, кайнар эчемлекләр, төшке ашка – яшелчәдән әзерләнгән кабымлыклар, кайнар (җылы) ашлар, ит һәм балык ризыклары, ит запеканкалары һәм яшелчә, ярмадан әзерләнгән гарнирларга өстенлек бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев