«Мәйдан» журналы «Авыл шагыйре» дип исемләнгән яңа проект башлап җибәрә
Ачык ишек

«Мәйдан» журналы «Авыл шагыйре» дип исемләнгән яңа проект башлап җибәрә

Проектта катнашучыларның яше чикләнмәгән.

«Мәйдан» журналы «Авыл шагыйре» дип исемләнгән яңа проект башлап җибәрә

Әдәби-иҗтимагый «Мәйдан» журналын «Авыл шагыйре» дип исемләнгән яңа проект башлап җибәрә. Бәйге авыл җирендә яшәүче һәм шигырь язарга яратучы, шигырьләрен социаль челтәрләргә куеп, дуслары белән бүлешеп торучы иҗатчылар өчен үткәрелә. 

Проектта катнашучыларның шигырьләре «Мәйдан» журналының рәсми сайтына һәм «Вконтакте» социаль челтәренә урнаштырылачак.

Ай дәвамында иң күп лайк җыйган авторга «Мәйдан» журналының сертификаты һәм истәлекле бүләк тапшырылачак. Фотосурәт, үзегез турында мәгълүмат һәм шигырьләрегезне журналның электрон почтасына (maydan06@mail.ru) һәм «Мәйдан» журналының вконтактедагы төркеменә  (https://vk.com/maydantatar) җибәрергә мөмкин. 

Шартлары: 

1. Проектта катнашучы Язучылар берлеге әгъзасы булып тормаска тиеш.

2. Яшь чикләре юк.

3. Катнашучыларга «Мәйдан» журналының вконтактедагы төркеменә (https://vk.com/maydantatar) язылырга кирәк булачак. 


Нет комментариев