Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Мәскәүдә бердәнбер татар мәктәбе бар – аны саклыйк, үзгәртик, үстерик...»

Мәскәүдәге «Татарлар штабы» рәисе Рөстәм әфәнде Ямалиев «Көмеш кыңгырау»га Мәскәүдәге татар дөньясы белән бәйле яңалыкларны безнең белән даими бүлешеп тора. Һәм еш кына уй-фикерле, аналитик язмалар белән дә. Сезнең игътибарга шундый язмаларның берсен тәкъдим итәбез.

Бүгенге көндә татар милләте өчен ана телен саклап калу, татар телен тиешле дәрәҗәдә өйрәтү һәм укыту мөһим проблемаларның берсе булып тора. Бу мәсьәләнең килеп чыгуына этәргеч ясаган сәбәпләр төрле. Иң беренчедән, ул ассимиляциянең нәтиҗәсе; икенчедән, күпчелек гаиләләрдә татарча сөйләшү гадәтенең бөтенләй булмавы. Әмма бу мәсьәләнең нигезендә мәгариф өлкәсен яңартырга һәм аны төбеннән үзгәртергә вакыт җитүе дә ята. Димәк, туган телебезнең киләчәк буыннарга сакланып калуы яисә калмавы тулысынча хәзерге заман кысаларында яшәүче татарлар кулында дияргә була.

 Әлбәттә, балаларда туган телгә карата мәхәббәт хисе уятуда гаиләдән тыш, укытучыларның, мәктәпләрдәге белем алу системасының роле бик зур. Шунлыктан, мәгариф өлкәсенә узгәрешләр кертергә вакыт җитте. Чөнки бүгенге көндә татарның иң зур проблемасы элеккеге милли мәгариф системасының бетерелүендә, ә яңасының әле формалашмавында.

 Татарстан вәкиллеге каршындагы Иҗтимагый шура җитәкчесе Нәзиф Мириханов фикеренчә, әгәр мәктәпләрдә фәннәрнең бер өлешен татар телендә укыту булмаса, якынча 25 елдан соң татар әдәби теле үләчәк, аның артыннан татар әдәбияте һәм мәдәнияте юкка чыгачак. Татар әдәби телен саклау һәм куллану өчен татар балаларының ким дигәндә 25-30%-ы татар телендә өлешчә белем алу мәктәпләрендә укырга тиеш. Аның әйтүенчә, Мәскәү татар автономиясенә һәм башка татар оешмаларына Мәскәүдәге бердәнбер 1186-нчы татар мәктәбе белән хезмәттәшлекне сакларга һәм киләчәктә аны тагын да баетырга, үстерергә кирәк.

 Н.Мириханов:"Иң  беренче чиратта, мәктәпкә татар балаларын күбрәк җәлеп итүне булдыру сорала. Мәктәпнең киләчәге буларак аның полилингваль мәктәпкә әверелү мөмкинлеген карарга кирәк. Кызганычка каршы бүгенге шартларда татар милли һәм этномәдәни мәктәпләрен торгызу, көчәйтү турында сүз бара алмый. Милли мәгариф системасы татар телендә (өлешчә яисә кайбер фәннәрдән) белем бирү билингваль, полилингваль мәктәпләрдә яисә шәхси мәктәпләрдә генә алып барыла алачак. Шуңа да иң беренче чиратта, булган мәктәбебезне саклыйк, камилләштерик, үстерик, үзгәртик!", - ди ул.

 Шул ук вакытта татар мәгариф системасын камилләштерүнең ул тагын бер ысулын тәкъдим итә.

Төгәлрәк әйтсәк, кабул ителгән Федераль стандарт (ФГОС) буенча Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе гомүмбелем мәктәпләрендә ирекле рәвештә атнага ике сәгать күләмендә татар телен өйрәнү группалары ачу. "Бу эш Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе региональ, бигрәк тә җирле автономияләр тарафыннан ата-аналар белән тирән эш алып баруны таләп итә. Шулай ук, кабул ителгән законнарның практикада үтәлү мөмкинлеген тикшерү дә кирәк. Шунсыз безнең депутатлар законнарга үзгәреш кертү турында тәкъдимнәр белән чыга алмаячак!".

Хәзерге вакытта балаларны һәм яшьүсмерләрне татар мәдәнияты белән кызыксындыру, аларда ана теленә карата мәхәббәт уяту, туган телне өйрәнергә теләк торгызу һәм гомумән, үз милләте каршында олы җаваплылыкка ия шәхес итеп тәрбияләү өчен безгә дәүләт-мәктәп-милли оешма һәм гаилә бердәмлеген булдырырга кирәк! Чөнки бу чылбыр бары тик бергә эш иткәндә генә, балаларга дөрес аң-белем бирергә, аларны рухлы, зиһенле итеп үстерергә, үз милләтен, халкын, тарихын, гореф-гадәтләрен хөрмәт итүче һәм татар телен башка телләрдән өстен куючы шәхесләр итеп тәрбияләп булачак.

 Хәзерге вакытта экономик һәм политик яктан шактый катлаулы заманда да барлык эшчәнлеген, тормыш мәгънәсен бу якты өметкә баглап яшәүче кешеләр, оешмалар бар. Һәм Мәскәүдәге “Татарларның һәм башка төрки халыкларның милли конгрессы” оешмасы нәкъ шундыйлардан.

Менә инде 25 ел буена татар халкының телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклауга үзеннән зур өлеш кертүче, Фикрәт Табеевның эшчәнлеген дәвам итүче, җәмәгатьчелек эшендә актив кайнаучы оешма булып тора ул! Оешма җитәкчесе Рөстәм Фәиз улы Ямалеев милли мәгариф системасын камилләштерү юнәлешендә алдынгы нәтиҗәләргә ирешү өчен алты төрле пунктны тәкъдим итә.

 Беренчесе, Россиянең татарлар тыгыз яши торган барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасының зур булмаган шәһәрләрендә һәм авылларында М.Шәймиевның проектына нигезләнгән полилингваль (яисә берничә телне өйрәнүне күздә тоткан) мәктәпләр булдыру.

Икенчесе, гомум белем бирү мәктәпләрендә туган телне өйрәтүче татар группаларын ачу. Мәгариф системасындагы яңа үзгәрешләр буенча, туган телне өйрәнүче группаны оештыру өчен барлыгы 7-8 укучы бала җитә. Бу кагыйдә шул исәптән рус мәктәпләренә дә кагыла.

Өченчесе, урта һәм югары белем уку йортларында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының әзерлек дәрәҗәсен күтәрү. Моны тормышка ашыру өчен аларга югары сыйфатлы уку әсбаплары, тәҗрибәле укытучылар тарафыннан язылган китаплар куллануны булдыру.

Дүртенчесе, шәхси татар мәктәпләрен төзү эшендә эшмәкәрләргә мөрәҗәгать итү. Биредә өмет татар байларында, түрәләрендә, татар-мөселман лидерларында. 1917 нче елгы революциягә кадәрге заманнарда татар мәчетләре белән шәхси татар милли мәктәпләре аерылгысыз бер система булган һәм шул мәктәпләр халкыбызны, татар милләтен һәм телен саклап калган дияргә була. Әлбәттә татар байлары, меценатлары, иганәчеләре ярдәменнән башка шундый зур һәм мөһим эшне башкару күпкә читенрәк булачак.

“Татарларның һәм башка төрки халыкларның милли конгрессы” оешмасының аксакаллары билгеләгәнчә, туган телне саклау һәм аны тиешле дәрәҗәгә күтәрү юнәлешендәге эшне актив позицияле, тырыш һәм уңган кешеләргә тапшырырга вакыт җитте. Әгәр дә ил күләмендә телне өйрәнү буенча 70%тан да кимрәк балалар исәбе чыга икән, ул вакытта андый тел бөтенләй юкка чыгарга дучар! Моңа юл куймау өчен мәгариф системасына ашыгыч рәвештә үзгәрешләр кертергә кирәк. Һәм иң беренче адым булып полилингваль мәктәпләр, гомум белем бирү мәктәпләрендә татар классларын оештыру тора. Бары тик шул чакта гына татар халкының киләчәге якты булачак, ә балаларыбызга, оныкларыбызга беренче сүзне үз ана телендә әйтү хокукы һәм бәхете нәсел шәҗәрәсе аша тапшырылачак.

 Мәкаләне Лилия Галимова әзерләде, “Татарларның һәм башка төрки халыкларның милли конгрессы” оешмасының матбугат үзәге хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев