Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Мәгариф министрлыгы 1 сентябрьдән кертеләчәк үзгәрешләрне санап чыкты

Россиянең Мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов бөтен ил күләмендә үткәрелгән ата-аналар җыелышында яңа уку елында мәктәп укучыларын көтә торган яңалыклар турында сөйләде.

Төп яңалыкларның берсе – дәресләр вакытында укучыларга телефон куллануны тыю. Мондый норма санитар кагыйдәләргә теркәлгән. Гадәттән тыш хәл булган очракта, ата-аналарга шалтыратырга кирәк булса, укытучыга мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак.

Моннан тыш, Мәгариф министрлыгы дәрестән тыш эшчәнлек программасын әзерләде. Аның ярдәмендә балалар үзләре өчен файдалы булган күп кенә күнекмәләрне үзләштерә алачак. «Болар – функциональ, финанс грамоталылыгы, эшмәкәрлек күнекмәләрен формалаштыру өчен фәннәр, курслар», – дип хәбәр итте Кравцов.

Яңа уку елыннан мәктәпләрдә беренче сыйныфтан тарихка багышланган дәресләр кертелә. Аларда тарихи темаларга кинолар күрсәтеләчәк.

Мәгариф министры дәреслекләр санының кыскартылуы турында әйтте - бер фән өчен бер дәреслек калачак. Электрон дәреслекләрне һәм дәфтәрләрне куллануга килгәндә, министрлыкта мондый мөмкинлекне карамыйлар.

Шулай ук дүшәмбе көнне дәресләр алдыннан мәктәпләрдә гимн башкарачаклар һәм флаг күтәрәчәкләр.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news?page=2

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев