Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Ленар да «Алдынгылар»га кушылды

Ле­нар Гыйль­ма­нов Ту­кай ра­йо­нын­нан. Күз­кәй мәк­тә­бен­дә бе­лем ала, бы­ел 8нче­не тә­мам­ла­ды. Күп­тән тү­гел ул «Ал­дын­гы­лар хә­рә­кә­те»­нә ку­шыл­ды.

– Ле­нар, әле­ге хә­рә­кәт ту­рын­да сөй­ләп кит әле.

– Бу – ак­тив ба­ла­лар хә­рә­кә­те. Аның 12 юнә­ле­ше бар. Без сән­гать бу­ен­ча кат­на­ша­быз. Шу­шы хә­рә­кәт кы­са­ла­рын­да бик күп ча­ра­лар уза, фес­ти­валь­ләр, ял-иҗат сме­на­ла­ры, бәй­ге­ләр, төр­ле прог­рам­ма­лар эш­ли. Мин «Будьвд­ви­же­нии. РФ» сай­тын­да тер­кәл­дем дә шу­шы хә­рә­кәт­кә ку­шыл­дым. Хә­рә­кәт­нең со­ци­аль чел­тәр­лә­рен­дә төр­ле яңа­лык­лар, нин­ди ча­ра бу­ла­ча­гын хә­бәр итеп то­ра­лар.

– Ак­тив­лык­ны ни­чек аң­лый­сың?

– Мәк­тәп­тә­ге ча­ра­лар­дан чит­тә кал­мау. Бәй­ге­ләр­дә кат­на­шу. Сә­ла­мәт яшәү рә­ве­ше алып ба­ру. Үр­нәк бу­лу.

 – Үзең дә бәй­ге­ләр­дә кат­на­ша­сың, ди­мәк?

– Әйе. Мин – кон­фе­рансье. Бер­ни­чә ел рәт­тән «Йол­дыз­лык» фес­ти­валь-бәй­ге­сен­дә кат­наш­тым. Бы­ел ра­йон эта­бын­да 2нче урын­га ла­ек бул­дым. Мәк­тә­бе­без­дә­ге ча­ра­лар­ны Али­нә Фәр­ва­е­ва бе­лән пар­лап алып ба­ра­быз. «Ту­ган те­лем – ир­кә гө­лем» бәй­ге­сен­дә 1нче урын ал­дым. Ике ел рәт­тән «Та­тар сү­зе»н­дә кат­на­шам.

– Си­нең­чә, кон­фе­рансье нин­ди бу­лыр­га ти­еш?

– Ях­шы дик­ци­я­ле, сөй­лә­гән­дә әйт­кән һәр аваз аң­ла­еш­лы бу­лыр­га ти­еш. Та­вы­шы көч­ле, яң­гы­рап тор­сын. Сәх­нә­дә үзен ир­кен то­тар­га, юга­лып кал­мас­ка ти­еш.

– Ә нин­ди тү­гә­рәк­ләр­гә йө­ри­сең?

– Мәк­тәп­тә­ге «Ту­ган тел» ди­гән те­атр тү­гә­рә­ге­нә йө­рим. Спек­такль­ләр­дә кат­на­шам.

– Соң­гы ро­лең нин­ди иде?.

– Без Га­ли­әс­гар Ка­мал­ның «Бе­рен­че те­атр­»ын куй­дык. Мин Хәм­зә бай ро­лен­дә идем. Ә сең­лем Ли­а­на Би­би ро­лен баш­кар­ды.  Бу спек­такл­ьне «Сәх­нә йол­дыз­ла­ры» бәй­ге­се­нә дә тәкъ­дим ит­тек. Нә­ти­җә­лә­рен кө­тә­без.

– Шәп. Уңыш­лы бул­сын ин­де. Ка­ни­ку­лың ни­чек баш­ла­нып кит­те соң?

–  Күз­кәй авы­лын­да­гы бик кү­ңел­ле ча­ра­дан. Ан­да «Нә­гыйм» чиш­мә­сен ач­ты­лар. Без дә ан­да кат­наш­тык. Шун­да ба­ла­лар өчен Са­бан­туй да уз­дыр­ды­лар. Кыс­ка­сы, бәй­рәм­нән баш­лан­ды.

– Җәй­гә план­на­рың нин­ди?

– Ку­нак­ка ба­ру, су ко­е­ну. Өй­дә дә бу­лы­шам. Без са­рык­лар ас­рый­быз, алар­ны ка­рар­га ки­рәк.  

Ай Кы­зы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев