Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Лапа дружбы» грант конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү дәвам итә

Проектларны мәктәп укучылары, балалар бакчаларында һәм өстәмә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр тәкъдим итә ала.

Проектларны мәктәп укучылары, балалар бакчаларында һәм өстәмә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр тәкъдим итә ала.

Гаризалар 28 нче февральгә кадәр gdebc-kzn@yandex.ru электрон адресы буенча кабул ителә. Конкурс материалларын читтән торып бәяләү 1-31 нче мартта узачак. Җиңүчеләрне апрель аенда бүләкләячәкләр. Конкурс турында нигезләмә Казан муниципаль берәмлегенең документлар һәм хокукый актлары җыентыгында басылып чыкты. 

Быел эшләрне биш номинациядә тәкъдим итәргә мөмкин: «Эт – кешенең дусты», «Айболит һәм башкалар», «Инклюзив белем бирүдә зоотерапия», «Зооволонтер» һәм «Бир тәпиеңне, дустым!». 

Әйтик, «Эт – кешенең дусты» юнәлеше буенча балалар йортсыз хайваннар проблемасына игътибарны җәлеп итү, сукбай хайваннар санын киметү өчен шартлар тудыру, шулай ук дүрт аяклы дуслар белән сакчыл һәм куркынычсыз аралашу темасына эшләр тәкъдим итә алалар. 

«Айболит һәм башкалар» юнәлеше һөнәри юнәлеш бирү буенча белем бирү программаларын эшләүне күздә тота. Катнашучылар хайваннар белән бәйле һөнәрләрне популярлаштыруга багышланган проектлар тәкъдим итә алачак. 

«Инклюзив белем бирүдә зоотерапия» юнәлешендәге проектлар сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләү программаларына багышланган булырга тиеш. 

«Зооволонтер» юнәлешендә белем бирү оешмалары хайваннар белән эшләү, аларны карау һәм тәрбияләү күнекмәләрен булдыру буенча идеяләр тәкъдим итә алалар. 

Соңгы юнәлеш – «Бир тәпиеңне, дустым!». Биредә конкурс темасына текст форматындагы видеоролик сценариен яки йортсыз хайваннар проблемаларын чагылдырган төрле сюжетлы 15 фотосурәтне тәкъдим итәргә мөмкин. Әлеге юнәлештә җиңүчеләр үзләренең сценарийлары буенча социаль видеоролик төшерүгә һәм фотокүргәзмә оештыру өчен фотолар бастыруга грантлар алачаклар. 

Конкурс нәтиҗәләре буенча дүрт юнәлештә җиңүчеләр – 200 мең сум, көмеш призерлар – 100 мең сум һәм өченче урынны алган катнашучылар 50 мең сум күләмендә акча алачак. «Бир тәпиеңне, дустым!» номинациясендә видеороликларга иң яхшы сценарийлар әзерләгән конкурста катнашучылар – 100 мең сумга, ә иң яхшы фотолар тәкъдим итүчеләр 50 мең сумга ия булачак. 

Конкурста катнашучылар барлык сораулар буенча Казанның «Шәһәр балалар экология-биология үзәге»нә +7(843)273-48-55, +7(843)292-37-04 телефоннары буенча мөрәҗәгать итә алалар. 

Чыганак: meriya

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев