Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Лаеш районында XIV «Асыл» татар балалары лидеры мәктәбе эшли

Ел саен көзге каникул көннәрендә «Идел» яшьләр үзәгенә Россиянең төрле төбәкләреннән татар яшьләр оешмалары һәм берләшмәләре активистлары килә.

Мәктәпне Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе, «Идел»дәүләт бюджет оешмасы оештыра.

Быел «Асыл» татар балалар лидеры мәктәбендә Россия Федерациясенең 21 төбәгеннән килгән 13-17 яшьлек 100 бала катнаша.

Төгәлрәк әйткәндә, Татарстан, Башкортостан, Марий Эл, Мордовия, Чувашия, Удмуртия республикаларыннан; Әстерхан, Волгоград, Владимир, Иванов, Киров, Мәскәү, Түбән Новгород, Новосибирск, Оренбург, Самара, Төмән, Чиләбе өлкәләреннән; Пермь крае, Краснодар крае; Ханты-Манси автоном округыннан килгән балалар.

Мәктәпнең һәр көне билгеле бер темага багышлана, программаның барлык чаралары уртак максатка буйсына. Бу – үзпрезентация, мәдәни код, сәламәт яшәү рәвеше, Эшлекле коммуникацияләр, бизнес һәм дипломатия нигезләре һ. б.

Беренче көннән үк катнашучылар дуслык һәм бердәмлек атмосферасына чумалар, мавыктыргыч тренинглар узу өчен командаларга бүленәләр. 

Әлеге проект балаларга үзләренең лидерлык потенциалын үстерергә, үз тормышларының лидеры булырга ярдәм итәчәк.

https://laishevskyi.ru сайтын кулланып әзерләнде.

Фото: «Волга» яшьләр үзәге

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев