Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Лаеш районы укучысы татар теленнән республика олимпиадасында иң яхшылар исемлегенә кергән

Лаеш районы Имәнкискә мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы Зөләйха Мөхәммәтҗанова татар теле олимпиадасында иң көчле ун катнашучы исемлегенә керде.

Фото: https://laishevskyi.ru/
Казан федераль университетында 2022/2023 уку елы өчен «WINKID» республика олимпиадасының иң яхшы катнашучыларын бүләкләү тантанасы узды.

Лаеш районы Имәнкискә мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы Зөләйха Мөхәммәтҗанова татар теле олимпиадасында иң көчле ун катнашучы исемлегенә керде. Бу турыда «Кама ягы» яза.

Ул татар теле фәне буенча олимпиадада җиңүче булды (җитәкчесе Гөлнара Мөхәммәтҗанова).

«Кама ягы» газетасы редакциясе Зөләйханы һәм аның җитәкчесе Гөлнара Мансур кызын яхшы нәтиҗә белән котлый һәм алга таба җиңүләр тели", диелгән хәбәрдә.

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев