Лаеш районы укучылары рус һәм татар телен белү буенча ярышты
Ачык ишек

Лаеш районы укучылары рус һәм татар телен белү буенча ярышты

Лаеш районы Усад күп профильле лицеенда «Сүз» проекты кысаларында уеннар узды.

Уеннарга 6-8 сыйныф укучылары чакырылды. Балалар татар һәм рус орфографиясен белүдә көч сынашты. Чара күңелле үтте. Һәр катнашучы сертификат алды, ә җиңүчеләр һәм призерлар эксклюзив призлар тапшырылды. Бу хакта «Кама яшы» хәбәр итә.

Зилә Хәмәтгалиева, Диләрә Зарипова һәм Хусейн Хәлимов җиңүчеләр дип игълан ителде. Алар 2024 елның 1 июнендә Казанда узачак суперфиналда чыгыш ясаячак. 

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/laes-raiony-ukucylary-rus-ham-tatar-telen-belu-buenca-yarysty-5888296

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Нет комментариев