Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Кызыл төслесенә лаек булдым

Дуслар, сөенечемне сезгә дә сөйлисем килә.

Майның соңгы көннәрендә Баһаутдинова Лениза Харис кызы исемендәге 7нче  балалар сәнгать мәктәбендә таныклык тапшыру кичәсе узды.

Без җиде ел буе төрле юнәлешләрдә укыдык. Кемдер җырлалы, кемдер биеде, кемдер уен коралында уйнады. Ә мин театр бүлегендә укыдым. Һәм минем дә чыгарылыш вакыты җитте.

Бу көнне без башта мәктәптә җыелып фотога төштек. Аннары концерт башланды. Ул бик матур үтте. Монда чыгарылыш укучылары чыгыш ясады. Мин концертны алып бардым. Менә таныклыкларны да бирә башладылар һәм, ниһаять, миңа да бирделәр. Ниндиен бит әле – кызылын.

Мин бит моңа 7 ел атладым. Бер-ике  ай гына үтте кебек. Күпме тырыштым! Укытучыларым Ибраһимова Вәсилә Раиф кызына һәм Мингазова Илзинә Индус кызына бик зур рәхмәт. Күпме тизәйткечләрне, шигырьләрне, мәсәллрәрне сөйләргә өйрәттеләр! Сәхнәдә үзеңне тоту, курыкмау – бу аларның эше! Кирәк чакта ярдәм иттеләр. Алар - бик яхшы укытучылар!

Руслан Логинов, Чаллы шәһәре, 52нче мәктәп укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев