Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллыда «Кызыл төлке» VI республикакүләм татар сәнгате фестиваль-конкурсы старт ала

«Кызыл төлке» бәйгесендә 4 яшьтән өлкәнрәк конкурсантлар катнаша ала.

«Кызыл төлке» бәйгесендә 4 яшьтән өлкәнрәк конкурсантлар катнаша ала. «Кызыл төлке» бәйгесе Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназиясендә үткәрелә. Бәйгенең максаты – татар милли сәнгатен үстерү һәм популярлаштыру.

8 апрель көнне 14.00 сәгатьтә –  хореография, сәнгатьле сүз, конферанс номинацияләре буенча чыгышлар узачак.

9 апрель көнне 9.00 сәгатьтә – хор, соло вокал, дуэт, вокаль ансамбльләр чыгышы планлаштырыла. 

Чыгашларның тәртибе 6нчы апрель көнне https://edu.tatar.ru/n_chelny/gym2  сайтында урнаштырылачак.

Конкурсның номинацияләре:

  • Номинация «Хор белән җырлау»
  • Номинация «Вокал» – соло, ансамбль
  • Номинация «Хореография» – соло, ансамбль
  • Номинация «Сәнгатьле сүз», «Конферанс»
  • Номинация «Декоратив һәм гамәли сәнгать һәм сәнгати һөнәрләр»
  • Номинация «Сынлы сәнгать»
  • инструменталь башкару.

Катнашучыларның яше:

  • Катнашучыларның тулы яше конкурс уздырылган көнне билгеләнә.
  • 1 кече группа: 4-6 яшь
  • 2 кече группа: 7-10 яшь
  • Урта группа: 11-13 яшь
  • Яшүсмерләр группасы: 14-17 яшь
  • Өлкән группа: 18-25 яшь
  • Олы кешеләр: 40 яшькә кадәр
  • «Алтын» яшь категориясе: 40 яшьтән өлкәнрәк.

Тулырак мәгълүмат: tatar-congress

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев