Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Кышын да йөриләр...

3 июнь – Бөтендөнья велосипед көне. Бу көнне велосипедчылар сәяхәткә чыгалар, төрле ярышлар уздыралар.

Ул 2018 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы тарафыннан игълан ителгән. Аңа 56 дәүләт теләктәшлек белдергән. Бу көнне велосипедчылар сәяхәткә чыгалар, төрле ярышлар уздыралар. Беркемгә дә сер түгел, велосипед – экологик яктан иң чиста, сәламәтлек өчен бик файдалы транспорт чарасы.

Аның 200 еллык тарихы бар. Ике тәгәрмәчле велосипед сурәтен иң беренче булып Леонардо Да Винчи ясаган, диләр. Риваятьләр буенча, беренче велосипедны 19нчы гасыр башында крепостной механик Ефим Артамонов уйлап тапкан, ди.

Иң күп велосипедчылар кайда, дип уйлыйсыз, дуслар? Нидерланд, Дания, Германия, Швеция, Норвегия, Финляндия, Швейцария, Япония, Бельгия, Кытайда велосипед бик популяр икән. Һәрбер гаилә диярлек, бу транспорт чарасын көн саен файдалана. Велосипедта хәтта кышын да бик еш йөриләр, ди.

Бу кызык!

1884-1886 елларда Томас Свиненс, иң беренче булып, велосипедта дөнья буйлап сәяхәт итә.

Беренче Олимпия велоярышын 1896 елда Афинада I Олимпия уеннарында оештыралар. Велосипедчылар 87 чакрым ара уза.

Россиядә иң беренче велоярыш 1883 елның 4нче июлендә Мәскәү ипподромында үтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев